ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

1 октябрьдә Биектау районы Садилово авылында яшәүче Чихирева Елизавета Васильевнага 95 яшь тулды. Ул – Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне, гомер буе туган авылында  хезмәт иткән, 5 бала, 9 онык, 13 оныкчык тәрбияләгән.

Иртәгә, 3 октябрь көнне, Чүпрәле районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнар, шул исәптән пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә якынлашучы гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

Кукмара "Шәфкать" тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре "Кинезиотейпирование" программасы буенча квалификация күтәрү курслары узды.

Бүген Казанның Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе уздырды.

"Экстремизмга-юк!" айлыгы уңаеннан Яр Чаллының "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә чара узды. 1 сентябрь көнне биредә кешеләрне эвакуацияләү буенча коллективның бердәм  булуын тикшерү һәм зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү максатыннан администрация гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта гамәли эш алып бару тикшерде.

1нче октябрендә "Өмет утраучыгы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре тарафыннан өйдә социаль хезмәт карамагындагы гражданнарга Өлкәннәр көненә багышланган концерт программасын карап кайту оештырылды.

"Өлкән буын" милли проекты  уңаеннан Минзәлә "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында Өлкәннәр көненә багышланган "Игелекле юлы" дип исемләнгән чара узды. Әлеге чараның максаты: балаларда әби-бабайларга һәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү, шулай ук буыннар, туганлык хисләрен ныгыту.

1 октябрьдә, Халыкара өлкәннәр көнендә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы Ветераннары берлеге» республика иҗтимагый оешмасы активы белән очрашты. Чарада шулай ук ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты.

Бөгелмә районың «Ялкын» социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең иҗади фикерләвен үстерүнең бер элементы буларак түгәрәк эшчәнлеге тора. «Уңган куллар» түгәрәгенең эше балаларда кул моторикасын, иҗади сәләт, фантазия һәм фикерләү сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән.

19-20 сентябрь көннәрендә, Республика ресурс үзәгендә "Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә наркотикларга каршы эшчәнлек" дигән темага семинар узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International