Республикада эшсезлек дәрәҗәсе 0,53 % тәшкил итә

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

2019 елның 2 октябренә республикада эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 10 689 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 236 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,53 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 48 107 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 4 468   вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,22 кеше тәшкил итә.

Хисап атнасында 489 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 455 кеше элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 23 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International