Бөгелмә районың «Ялкын» социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең иҗади фикерләвен үстерүнең бер элементы буларак түгәрәк эшчәнлеге тора. «Уңган куллар» түгәрәгенең эше балаларда кул моторикасын, иҗади сәләт, фантазия һәм фикерләү сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән.
Атна саен түгәрәккә 3яшьтән 7 яшькә кадәр булган тугыз бала йөри. Һәр дәрес-кечкенә уен. Түгәрәк җитәкчеләре Фирдәүс Габдуллаевна һәм Ольга Ильинична балаларны төрле иҗат төрләре: тестопластика, пластилинография, кәгазь пластикасы, айрис фолдинг белән таныштыра. Иҗади эшчәнлекнең яңа формаларын үзләштерү балаларга үзләрен иркенрәк хис итергә мөмкинлек бирә, үз-үзләрен күрсәтү өчен тулы ирек бирә. Балаларның үз көчләренә ышанычлары үсә, алар үзләренең кечкенә җиңүләренә шатланалар. Балаларның эшләре төрле конкурс дипломнары белән билгеләп үтелде һәм күргәзмәләрнең бизәге булып тора.