Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә Өлкәннәр өчен чаралар оештырыла

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

Октябрьнең беренче көннәрендә  Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтү матур традициягә әверелде.  1 октябрьдә "Өлкәннәр көне" декадасын үткәрү кысаларында Баулы интернат-йортында социаль хезмәт алучыларны бәйрәм концерты белән  Мортаза мәдәният йорты коллективы һәм Кырым Сарай мәктәбе укучылары сөендерде.

Мортаза артистлары башкаруында җырлар аеруча дәрт, оптимизм һәм шатлык белән яңгырады.  Ә балалар өлкәннәрне  җырлар һәм шигырьләр белән сөендерделәр, үз куллары белән ясалган кул эшләрен бүләк иттеләр.  

Теләче районы мәдәният йортында ветераннар, оешма хезмәткәрләре һәм өлкән яшьтәге кешеләр җыелды. "Чишмә" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге тарафыннан өлкән яшьтәге гражданнарның кул эшләре күргәзмә-ярминкәсе оештырылды. Бәйрәм чарасы концерт программасы белән тәмамланды.

Әгерҗенең "Наз" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында  өлкән, лаеклы ялдагы пенсионерлар өчен “Сезнең өчен , кадерлеләребез!” исемле акция уздырылды. Тәм-томнар тутырылган кечкенә генә күчтәнәчләр һәм аларга әйтелгән җылы сүзләр дә өлкәннәрне бик сөендерде.  Акциядә барлыгы пенсия яшендәге 9 өлкән кеше катнашты.

Ә Чистайның "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар  интернат-йортта бәйрәм уңаеннан концерт оештырдылар. Өлкән яшьтәге кешеләрне котларга 3нче гимназия укучылары да килгән иде.

Әлки өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортта да олы буын концерт тамаша кылды. Интернат-йортта яшәүчеләрне Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Йосыпов, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ленар Әһлиуллин, "Алексеевскдорстрой" ААҖ вәкиле Алия Шәйхетдинова, район ветераннар советы рәисе Ришат Хәлиуллин һ.б. бәйрәм белән котладылар.

Өлкәннәр көне алдыннан үткәрелгән практик дәрестә Түбән Каманың "Балкыш" приютында тәрбияләнүчеләр үзләренең әбиләре һәм бабайлары өчен котлау открыткалары әзерләде. Балалар Россиядә 1992 елдан бирле билгеләп үтелә торган бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында  белде. Балалар үзләренең әби-бабайлары, оныклары турында ничек кайгыртулары турында сөйләде. 

"Әлеге чараның максаты-өлкәннәр көненә котлау открыткалары ясау гына түгел, ә иҗатка мәхәббәт тәрбияләү дә, өлкән буынга карата дустанә, ихтирамлы мөнәсәбәт, якын кешеләргә үзләренең иҗади хезмәте аша күңелле итәргә омтылу",-  ди Г.Зайцева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International