Бүген Буада вакансияләр ярминкәсе узды

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

2 октябрьдә Буа шәһәренең мәшгульлек үзәгендә - пенсия һәм өлкән яшьтәге гражданнар өчен вакантлы эш урыннары  ярминкәсе үткәрелде.

Чарада Буа муниципаль районы предприятиеләренең: “Буа икмәк заводы” ЧҖҖ,  "Русский Стандарт Водка" Буа спирт заводы" ЧҖҖ, "Әхмәт электромеханика заводы" ЧҖҖ, "Авангард” ЧҖҖ һәм баәкаларның  кадрлар буенча хезмәтчелекләре вәкилләре катнашты.

Чараның максаты – гражданнарга туры килүче эш табарга ярдәм итү.  Барлыгы вакансияләр ярминкәсендә кырыктан күбрәк кеше катнашты.

Әңгәмә нәтиҗәләре буенча алга таба эшкә урнашу өчен 8 юнәлеш бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International