Югары Ослан муниципаль районының "Өмет утравы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында балигъ булмаган балалар тәрбияләүче, ата-аналары алимент түләүдән качучы гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү максатында гражданнар кабул ителде.
Мондый гаиләләрне Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлия Камалетдинова, Югары Ослан муниципаль районындагы суд приставлары бүлеге җитәкчесе Святослав Баскаков, Югары Ослан муниципаль районындагы ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау бүлеге башлыгы Ирина Алиева, Югары Ослан муниципаль районындагы "Өмет утравы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Эльвира Сафиуллина, Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының балигъ булмаган балаларга карата опека һәм попечительлек органы баш белгече Светлана Сураева, Югары Ослан районы мәшгульлек үзәге директоры Алинә Габдрахманова кабул итте.
Хокукый ярдәм сорап, балигъ булмаган балаларны тәрбияләүче бер гаилә мөрәҗәгать итте. Белгечләр тәкъдимнәрен әйттеләр һәм балигъ булмаган балаларга алимент түләтү турында гариза бирү тәртибен аңлаттылар.