Яшь буын замана белән бергә бик актив һәм ышанычлы атлый. Медиа ресурсларны дөрес итеп урынлы куллау уңаеннан Әгерҗе районы “Наз” приютында тәрбияләнүче үсмер балаларга педагог-психолог Елена Нехорошкова җитәкчелегендә балигъ булмаган яшьтәге балаларны куркынычсызлык мәгълүматларыннан саклау буенча “Мәгълүмат навигаторы” исемле технология бик уңышлы гына эшләп килә.
Балалар бу дәресләрдә тирә-юньдәге агрессия вакытында үз-үзләрен ничек тотарга, аны ничек кабул итәргә, халыкның мәгълүматларны ничек кабул итүләре турында аңларга, тирәнтен уйларга, нәтиҗә ясарга өйрәнәләр. Бу мәгълүмати технологиягә приютта 4 бала беркетелде.