1 октябрь көнне Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәгендә тантаналы чара узды. Бәйрәмгә биредә озак еллар хезмәт куйган ветераннар чакырылды.
Зәй халык мәшгульлеге үзәге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ольга Лаптева үз чыгышында өлкән коллегаларының дәүләт органы үсешенә керткән өлеше хакында аерым билгеләп үтте, олы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ветераннарга озын гомер, нык сәламәтлек, якыннарының игътибарын тоеп яшәүләрен теләде.
Бәйрәм чарасы чәй өстәле янында дәвам итте. Дустанә мохитта бәйрәм кунаклары мәшгульлек үзәгендә эшләгән елларны искә алды, хәзерге шөгыльләре турында сөйләде.
Чара ахырында ветераннарга истәлекле бүләкләр тапшырылды.