"Асылташ" приюты педагогы семинарда алган белемнәре белән уртаклаша

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

19-20 сентябрь көннәрендә, Республика ресурс үзәгендә "Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә наркотикларга каршы эшчәнлек" дигән темага семинар узды.

"Асылташ" социаль приюты педагогы, Эльвира Газизова балалар белән семинарда алган белемнәре белән уртаклашты.

Яшүсмерләр, яшьләр арасында наркоманияне кисәтү алымнары турында мәгълүмат алдылар. Балаларга наркотик матдәләр куллану, саклау, тарату һәм сату өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы турында искәрттеләр. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде һәм аларга җаваплар алдылар.

Тарату материалыннан файдаланып, А.Жиляев һәм Т. Палачева методикасы буенча "Таң-батыр" татар халык әкияте материалларына таянып, наркотикларның тискәре картасын формалаштыру буенча тренинг үткәрелде.

Чара ахырында, балалар, сәламәт яшәү рәвешенә мотивация җайланмаларын формалаштыруга юнәлдерелгән "Наркотикларсыз тормыш" дип исемләнгән рәсемнәр ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International