Тукай муниципаль районы "Шәфкатъ" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Ләйсән Насырова Теләнче Тамак мөмкинлекләре чикле балалар интернат-мәктәбендә балигъ булмаган балалар арасында “Социаль рольләр" темасына дәрес һәм "Давылда кораб" арттерапиясе үткәрде.
Окябрь аенда Минзәлә районы халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре янгын сүндерүчеләр белән берлектә күп балалы гаиләләр һәм социаль хезмәт алучы гаиләләр буенча рейд уздырды.
28 октябрендә Минзәлә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге "Россиядә эш" гомумроссия вакансияләр базасы мәгълүмати-аналитик системасын популярлаштыру һәм алга этәрү максатыннан Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары белән очрашу оештырды.
Кукмара муниципаль районындагы “Шәфкать” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә балаларга һөнәр сайлауга зур игътибар бирелә.
23 октябрь көнне Тәтеш районында Бидәңге, Бессоново, Бакырчы һәм Олы Тархан авыл җирлекләре территориясендә яшәүче сигез гаилә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча тикшерелде.
Балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтү буенча мәгълүмати куркынычсызлыгын булдыру технологиясе кысаларында Түбән Каманың "Веста" үзәге белгече Гөлнара Гыйззәтуллина 20 балигъ булмаган бала арасында төркемле дәрес уздырды.
28 октябрьдә Минзәләдә "Массажист" программасы буенча укуларын уңышлы тәмамлаган пенсия яшенә якынлашучы гражданнарны котладылар. Ун кеше яңа һөнәр алу турында таныклык алды.
«Өлкән буын» милли проектын тормышка ашыру уңаеннан, Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында медицина һәм социаль хезмәтләрнең сыйфатына аерым игътибар бирелә.
Уңай эмоциональ атмосфера булдыру, күңелле ял итү максатыннан «Орион» яшьләр үзәге белгечләре Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә «Балалар көлүе» исемле күңел ачу-уен программасын уздырды.
"Тигез булу хокукы" программасын тормышка ашыру уңаеннан Дәрвишләр акылга зәгыйфь балалар интернат-йорты "Мин әйтәм!" проекты буенча грант отты. Проектның максаты - ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган һәм балалар интернат-йортларында тәрбияләнүчеләрдә альтернатив һәм өстәмә коммуникацияләр чараларын кулланып коммуникатив күнекмәләр формалаштыру. Программаны тормышка ашыру вакыты – 1,5 ел.