28 октябрендә Минзәлә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге "Россиядә эш" гомумроссия вакансияләр базасы мәгълүмати-аналитик системасын популярлаштыру һәм алга этәрү максатыннан Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары белән очрашу оештырды.
Студентлар эш эзләү, башка төбәктә эшкә урнашу, халыкны эш белән тәэмин өлкәсендә портал ярдәмендә мәгълүмат алу мөмкинлекләре турында белде.
Шулай ук чара барышында студентлар "Россиядә эш" порталында резюмелар булдырды һәм урнаштырдылар.