«Өлкән буын» милли проектын тормышка ашыру уңаеннан, Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында медицина һәм социаль хезмәтләрнең сыйфатына аерым игътибар бирелә.
Биредә актив озын гомер һәм сәламәт яшәү вакытын арттыру буенча төрле чаралар тормышка ашырыла. Аерым алганда, интернат-йортта яшәүчеләр көне иртәнге зарядкадан башлана. Аннары теләүчеләр тренажерларда шөгыльләнә. Өлкәннәр һәм инвалидларның сәламәтлеген һәм физик активлыгын яхшырту максатыннан скандинавия йөреше буенча дәресләр дәвам итә.
Һәр атна саен физкультура буенча инструктор Е. Такарлыкова белән бергә саф һавада дәресләр үткәрелә. Мондый йөрү сулыш, йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын профилактикалау, терәк-хәрәкәт аппаратын дәвалау өчен мөһим.
Моннан тыш, саф һавада таяк белән йөрү яхшы кәеф, табигать белән һәм үзара аралашуга уңай тәэсир итә.
Шулай ук интернатта яшәүчеләр Мамадыш шәһәр бассейннына йөреп сәламәтлекләрен ныгыта.
Даими күнегүләр аларның эшкә сәләтлелеген һәм күңел көрлелеген арттыра, шат күңелле булып калырга ярдәм итә.