ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

"Волонтерлыкны популярлаштыру, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар эшчәнлеге һәм хәйриячелек буенча чаралар планы"н тормышка ашыру уңаеннан Баулы интернат-йортында социаль хезмәт алучылар "көмеш" волонтерлар турында роликлар белән таныша. 

Бүген Азнакай муниципаль районындагы “Өмет” халыкка социаль ярдәм  күрсәтү комплекслы үзәгендә тәрбия мәктәбе технологиясе буенча дәрес уткәрелде.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.


29
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Күптән түгел Минзәлә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге район оешма-учреждениеләре җитәкчеләре һәм кадрлар хезмәткәрләре белән семинар-киңәшмә үткәрде. Киңәшмә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары квоталау турындагы законнарның мәҗбүри таләпләрен бозуларны кисәтү мәсьәләләренә багышланган иде.

Әлки картлар һәм инвалидлар интернат-йортында гомуми практика табибы Р. Вәлиев һәм палата шәфкать туташы Г. Сөнгатуллина "Грипп һәм аны кисәтү" темасына профилактик әңгәмә үткәрде.

Бүген Лаеш муниципаль районында сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган "Без үзебезнең хәтеребезгә тугры... » дигән чара узды.

Узган җомгада, 25 нче октябрьдә, Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүчеләр белән ачык ишекләр көне форматында чираттагы очрашу узды.

Түбән Каманың  "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм  үзәгендә "Көзге калейдоскоп" танып белү-күңел ачу чарасы оештырылды. Социаль хезмәт алучы гаиләләрнең ялын оештыру җәһәтеннән оештырылган чарада 76 кеше катнашты.

Арчадагы “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр, Арчаның автомобиль йөртүчеләр мәктәбе ДОСААФка экскурсиягә барды.

 

25 нче октябрь көнне Яр Чаллының "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә музыка җитәкчесе Н. Мусина, тәрбиячеләр Л. Полуэктова, Д. Семина, Г. Мусина балалар белән "Көзге бәйрәм" дигән танып-белү - күңел ачу чарасы үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International