"Тигез булу хокукы" программасын тормышка ашыру уңаеннан Дәрвишләр акылга зәгыйфь балалар интернат-йорты "Мин әйтәм!" проекты буенча грант отты. Проектның максаты - ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган һәм балалар интернат-йортларында тәрбияләнүчеләрдә альтернатив һәм өстәмә коммуникацияләр чараларын кулланып коммуникатив күнекмәләр формалаштыру. Программаны тормышка ашыру вакыты – 1,5 ел.
Проектның максатчан төркеменә төрле яшьтәге 20 бала керә, алар бик күп авыр тайпылышлар белән үсеш ала һәм коммуникатив күнекмәләр үстерүнең төрле дәрәҗәсенә ия.
Федераль дәүләт стандарты авыр һәм сәламәтлекләрендә бик күп тайпылышлар булган балаларның коммуникатив күнекмәләрен үстерүгә аерым игътибар бирә. Дәрвишләр интернат-йортында балаларда АДК чаралары ярдәмендә коммуникация күнекмәләрен формалаштыру буенча зур эш алып барыла. Баланы аралашырга өйрәтү - балалар йорты хезмәткәрләре алдында торган бик мөһим бурыч. АДК чаралары белән танышу альтернатив коммуникация карталарын кулланудан башланды. Карточкалар белән алмашу ярдәмендә аралашу системасы максатчан, инициативалы аралашуга өйрәтү өчен эшләнгән.
Балалар мондый аралашуга өйрәнә һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Балалар йортында альтернатив коммуникация карточкалары ярдәмендә рәсем ясау буенча мастер-класс узды инде.