Окябрь аенда Минзәлә районы халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре янгын сүндерүчеләр белән берлектә күп балалы гаиләләр һәм социаль хезмәт алучы гаиләләр буенча рейд уздырды.
Мондый гаилә йортларында белгечләр автоном янгын хәбәр итү җайланмалары урнаштырды. Гражданнарга куллану кагыйдәләре һәм приборлар эшләү принциплары турында җентекләп сөйләделәр.
"Тәҗрибә күрсәткәнчә, күпчелек очракта кешеләр йоклаган вакытта янгында һәлак була. Йортта урнаштырылган автоном янгын хәбәр итү җайланмалары, фаҗиганы вакытында кисәтә, кеше гомерләрен саклап кала", - ди социаль педагог Ольга Бывальцева.
Гаиләдәгеләргә янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм белешмәлекләр тапшырдылар.