"Шәфкатъ" үзәге психологы Теләнче Тамак мөмкинлекләре чикле балалар интернат-мәктәбендә дәрес үткәрде

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

Тукай муниципаль районы "Шәфкатъ" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Ләйсән Насырова Теләнче Тамак мөмкинлекләре чикле балалар интернат-мәктәбендә балигъ булмаган балалар арасында  “Социаль рольләр" темасына  дәрес һәм "Давылда кораб" арттерапиясе үткәрде.

Чарада социаль рольләр турында сөйләштеләр. Балалар теге яки бу рольне анализлауга юнәлтелгән практик күнегүләр ясады, ә "Давылда кораб" арт-терапия аларга киеренкелекне бетерергә ярдәм итте.

Чарадан соң балалар социаль рольләр турында яңа белемнәр алды һәм тискәре кичерешләрне  бетерү буенча күнегүләр башкарды. Дәрестә 9 балигъ булмаган социаль хезмәт алучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International