Укуларын тәмамлаган пенсия алды яшендәге гражданнарга дипломнар тапшырылды

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

28 октябрьдә Минзәләдә "Массажист" программасы буенча укуларын уңышлы тәмамлаган пенсия яшенә якынлашучы гражданнарны котладылар. Ун кеше яңа һөнәр алу турында таныклык алды.

Гражданнарны "Партнер" Яр Чаллы шәһәр укыту-эшлекле үзәге укытты. Уку 5 августан, 10 октябрьгә кадәр, 260 академик сәгать тәшкил итте. Пенсия алды яшендәге гражданнар "Массажист" һөнәренең теоретик һәм практик күнекмәләрен үзләштерде. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге категория гражданнарны укыту "Демография" илкүләм проектының "Өлкән буын" проектын тормышка ашыру кысаларында оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International