Уңай эмоциональ атмосфера булдыру, күңелле ял итү максатыннан «Орион» яшьләр үзәге белгечләре Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә «Балалар көлүе» исемле күңел ачу-уен программасын уздырды.
Анда 36 инвалид бала һәм 15 ата-ана катнашты. Бәйрәмнең төп геройлары - «Фиксики» мультфильмыннан Симка һәм бәйрәм кунагы Клоун Леля иде. Алар балалар белән пазллар җыйды, мультфильмнарның төп геройларының исемнәрен атадылар, лабиринт буйлап йөрделәр, картинада яшерелгән уенчыкларны эзләделәр, бәйрәмгә сихер салган тылсымчыны тоттылар.
Чара «Миньоны» исемле мультфильм белән тәмамланды. Балалар һәм ата-аналар бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр алдылар.