"Уңайлы мохит" тоталь тестына әзерлек максатыннан вебинарлар үткәрү планлаштырыла. "Инвалидлыгы булган кешеләр белән аралашу һәм ситуацион ярдәм күрсәтү буенча тәкъдимнәр" темасына әзерлек вебинары 1 ноябрь көнне 10.00 сәгатьтә була.
28 нче октябрьдә Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Ника» яшьләр клубы активистлары, Татарстанның «Спорт хәрәкәте» инвалидларның төбәк иҗтимагый оешмасы ярдәме белән «Брейн-ринг» интеллектуаль уены үткәрде.
Татарстанда беренче бала тапкан 1 584 яшь ана һәм өченче баласы туган 306 хатын-кыз 2019 елның 25 октябренә яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.
Үз эшчәнлеген авыл хуҗалыгы тармагында алып баручы "Березовка" ҖЧҖсы 21 хезмәткәре алдында 532,7 мең сумлык бурычын каплады.
"Мин әйтәм!" проекты уңаеннан Дәрвишләр акылга зәгыйфь балалар интернат-йортында аралашу чарасы буларак альтернатив һәм өстәмә коммуникацияләрне кертү буенча актив эш алып барыла.
"Демография" милли проектын тормышка ашыру уңаеннан башкарма комитетның ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре "Тәтеш балкышы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре белән берлектә Тәтеш шәһәренең Кадет интернат-мәктәбе укучылары белән очрашу үткәрде.
Октябрьдә Лениногорск районында "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләрен "Озак вакыт карау" системасы проектын гамәлгә кертү уңаеннан яңа укыту циклы старт алды.
23 октябрьдә Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәге “Авылда эшмәкәрлек инициативасы - 2019” бизнес-проектлар конкурсына балаларны җәлеп итү максаты белән Яшел Үзән муниципаль районының Афзал Шамов исемендәге Татар Танае гомуми урта белем бирү мәктәбендә һәм Ачасыр төп гомуми белем бирү мәктәбенә бардылар.
Бу минутларда интернет-газет сайтында ведомство башлыгы катнашында турыдан-туры әңгәмә трансляциясе бара.
2019 елның 1-5 ноябрендә Яшел Үзән муниципаль районының Васильево шәһәр тибындагы бистәсендә "УНИКС" баскетбол клубының шәһәр читендәге кунакханә-спорт комплексында баскетбол буенча Бөтенроссия ачык турниры узачак.