Кукмара муниципаль районындагы “Шәфкать” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә балаларга һөнәр сайлауга зур игътибар бирелә.
Уен методларын куллану иҗади потенциалны ачу, командада эшли белү, һөнәри өстенлекләрне билгеләү, үз фикереңне дәлилләү кебек төрле бурычларны уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирә.
"Һөнәр сайлау компасы" уены яшүсмерләр өчен билгеләнгән. Уенның өстенлеге - әзер күнегүләр, уңайлы карталар булу, аларны бинада гына түгел, табигатьтә дә кулланылырга мөмкин.
Уен барышында балалар хәзерге һәм киләчәк эшчәнлектәге ситуацияләрне модельләштерә, теге яки бу эшкә карата эчке ихтыяҗларын һәм өстенлекләрен күрсәтә ала. Бу уен яшүсмернең кызыксыну дәрәҗәсен бәяләргә һәм билгеле бер һөнәрне гамәлгә ашыру ысулларын табарга ярдәм итә.