Түбән Кама балаларын Интернетта аралашырга өйрәтәләр

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

Балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтү буенча мәгълүмати куркынычсызлыгын булдыру технологиясе кысаларында Түбән Каманың "Веста" үзәге белгече Гөлнара Гыйззәтуллина 20 балигъ булмаган бала арасында төркемле дәрес уздырды.

Дәрес башында белгеч катнашучыларга виртуаль аралашуның уңай һәм тискәре якларын ачты, балалар юлыгырга мөмкин тискәре күренешләр белән таныштырды.

Аннары катнашучылар 2-3 кешелек командаларга бүленде, аларның һәркайсы интернетта танышу тарихы һәм аңа кагылышлы сораулар белән карта алды (кейс). Төп герой алдында яңа онлайн танышы белән чынбарлыкта очрашу яки очрашмау мәсьәләсе торды. Һәр төркем 10 минут эчендә ситуацияне тикшереп, биремнәрне үтәде.

Дәрес ахырында катнашучылар социаль челтәрләрдә аралашуның төп кагыйдәләренә өйрәнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International