23 октябрь көнне Тәтеш районында Бидәңге, Бессоново, Бакырчы һәм Олы Тархан авыл җирлекләре территориясендә яшәүче сигез гаилә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча тикшерелде.
Тәтеш гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече Н. Мулюкина, ТР янгынга каршы хезмәтнең Апас отрядының Олы Тархан аерым посты башлыгы И. Дульдеев, шулай ук авыл җирлекләре сәркәтипләре составындагы комиссия белән берлектә Бидәңге, Бессоново, Бакырчы һәм Олы Тарха авыл җирлекләре территориясендә яшәүче гаиләләләр тикшерелде.
Тикшерелгән гаиләләр арасында икесе - ведомствоара, берсе гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә ведомство контролендә, бишесе - күп балалы гаилә исәбендә тора.
Барлык гаилә әгъзалары белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде һәм тиешле белешмәлекләр тапшырылды, торак-көнкүреш шартлары актлары төзелде. Барлык гаиләләрдә дә автоном янгын кисәтү төймәләре урнаштырылган.