ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда 2020 нче елга республика министрлыкларының төп максатлары һәм бурычларын билгеләү буенча ачык онлайн-тавыш бирү башланды.

31 октябрь көнне Бөгелмәнең "Яңарыш" тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре балалар китапханәсе оештырган "Әкият-fest Лукоморье" исемле театраль конкурста катнашты. Хезмәткәрләр балалар белән берлектә декорацияләр әзерләде, музыка сайлады һәм "Песи йорты" әкиятенең фрагментын җентекләп өйрәнделәр.

28 октябрендә автоном коммерцияле булмаган «Квалификация үстерү буенча төбәк агентлыгы» оешмасының Яшел Үзән филиалында «Компьютер дизайны» программасы буенча курслар ачылды.

28 октябрьдә Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге “Гнездышко” социаль приютында тәрбияләнүчеләр һәм Яшел Үзәннең 3 нче номерлы гимназия укучылары өчен янгынга каршы федераль хезмәтнең 8 нче отряд вәкилләре белән очрашу үткәрде.

31 октябрь көнне Минзәлә мәшгульлек үзәге, Иске Матвеевка авыл китапханәсе  белән берлектә Минзәлә муниципаль районындагы "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты балалары өчен "Һөнәрләр салават күпере" исемле уртак чара үткәрде.

Бүген шәфкать туташы Римма Гыйбадуллина Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йорты социаль хезмәт алучылар өчен "Сак булыгыз грипп" темасына әңгәмә үткәрде.

Лениногорск "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыяте Татарстан бүлекчәсе хезмәткәрләре һәм ПСЧ-66 янгын күзәтчелеге инспекторлары социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр, шулай ук өлкән яшьтәге гражданнарның өйләренә автоматик янгын кисәтү җайланмалары урнаштыру буенча бердәм эш алып баралар.

30 октябрьдә Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнен билгеләп үттеләр. Әлеге истәлекле дата хөрмәтенә Казанда һәм Татарстанның барлык муниципаль районнарында матәм митинглары, чаралар һәм очрашулар узды.     

Питрәчнең районының "Шатлык" приютында мәктәп яшендәге балалар өчен "Туган ягым - Татарстан" дип исемләнгән интеграцияләнгән дәрес узды. 

 

30 октябрьдә Кукмара муниципаль районындагы "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр  тернәкләндерү  үзәгендә  һөнәри юнәлеш бирү эше уңаеннан социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен "Россия почтасы" бүлекчәсенә экскурсия оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International