"Яңарыш" үзәгендә тәрбияләнүчеләр театр конкурсында катнашты

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

31 октябрь көнне Бөгелмәнең "Яңарыш" тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре балалар китапханәсе оештырган "Әкият-fest Лукоморье" исемле театраль конкурста катнашты. Хезмәткәрләр балалар белән берлектә декорацияләр әзерләде, музыка сайлады һәм "Песи йорты" әкиятенең фрагментын җентекләп өйрәнделәр.

Тамашачылар яшь талантларны бик җылы каршы алды, көчле алкышлар белән хупладылар.

Мондый чаралар мөмкинлекләре чикле балалар тормышын шатлык-куаныч белән тулыландыра, аларның интеллектын үстерә, әкият геройлары мисалында авырлыктан курыкмаска, кыю булырга өйрәтә, иҗади потенциалны һәм коммуникатив күнекмәләрне активлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International