Лениногорск "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыяте Татарстан бүлекчәсе хезмәткәрләре һәм ПСЧ-66 янгын күзәтчелеге инспекторлары социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр, шулай ук өлкән яшьтәге гражданнарның өйләренә автоматик янгын кисәтү җайланмалары урнаштыру буенча бердәм эш алып баралар.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре гражданнар белән җайланманы урнаштыру датасын килештерә. Аннан соң ирекле янгын сүндерү җәмгыяте хезмәткәрләре янгын кисәтү җайланмаларын урнаштыра, ә янгын күзәтчелеге инспекторлары приборлар эше турында җентекләп сөйли, аларның гамәлдә булу принцибын аңлаталар һәм ачык итеп күрсәтәләр. Өйдә АПИ урнаштырылган барлык кешеләр белән янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү буенча инструктаж үткәрелә.