Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә "Кызыклы шәхесләр белән очрашу" циклыннан һөнәри юнәлеш бирүче чара узды. Әлеге чараның кунагы Алабуга шәһәреннән килгән 1 төркем инвалид, интеллект-тренер Лилия Шакирова булды.
Кичә Әлки картлар һәм инвалидлар интернат-йортында,янгын вакытында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны эвакуацияләү буенча өйрәнү үткәрелде. Чарада шулай ук янгынга каршы хезмәтнең Чистай отрядының Юхмачы авылы аерым посты белгечләре дә катнашты.
Халык алдында формалаштырылган максатны тормышка ашыру уңаеннан "Веста" үзәге белгечләре "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приют карамагындагылар һәм аларның законлы вәкилләре белән очрашты.
Питрәчнең “Шатлык "приютында социаль педагог Оксана Закалова балаларга Интернет киңлекләре серләренә багышланган дәрес уздырды. Дәреснең максаты: Интернет ресурсларында медиа мәгълүматны анализлау нигезендә балаларда критик фикерләүне формалаштыру.
30 октябрьдә Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм итү” милли проекты кысаларында хезмәткәрләрне укытуны оештыру чараларын гамәлгә ашыруга субсидияләр бирүгә “Таграс-ТрансСервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять гаризасы килде.
Һәр бала мультфильмнар карарга ярата. Әмма беренче мультфильмны кем уйлап табуын бик азлар гына белә. Октябрь ахырында Анимация көне билгеләп үтелде. "Здравушка "да тәрбияләнүчеләр Ммльтфильмнар дөньясы буенча тулы бер сәяхәт ясады.
Бүген Бөгелмә мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Наталья Матвеева гражданнарга халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә юридик характердагы консультация бирде.
Бүген Казанның "Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә Россия халыклары фольклоры персонажларын, рус әкиятләре геройларын һәм әдәби классикларның әсәрләрен искә төшерделәр. Бу эштә балаларга КФУның физика факультеты волонтерлар ярдәм итте.
"Демография" милли проектының “Өлкән буын” проектын гамәлгә ашыру уңаеннан “Яр Чаллы шәһәре “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак карау системасын булдыру буенча эш дәвам итә.