"Шатлык" приютында тәрбияләнүчеләр дәүләт символлары турында белемнәрен ныгытты

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Питрәчнең районының "Шатлык" приютында мәктәп яшендәге балалар өчен "Туган ягым - Татарстан" дип исемләнгән интеграцияләнгән дәрес узды.   

Дәреснең максаты: тәрбияләнүчеләрдә туган илнең, туган якның нәрсә икәнлеге турында күзаллау формалаштыру, Татарстан Республикасының табигый байлыклары белән таныштыру, туган якка мәхәббәт тәрбияләү.  

Дәрестә балалар илнең дәүләт символлары турында белемнәрен ныгытты, ТР гимны тыңладылар, туган як турында шигырьләр сөйләделәр, Ватан турында рус халык мәкальләре белән таныштылар. "Сүзне әйтеп бетер" иҗади уен ярдәмендә балалар үзләренең  ватаннарына мәхәббәт һәм хөрмәт турында сөйли алды.  

Дәрес "Бөек Ватаныбыз" видео-презентация күрсәтү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International