Яшел Үзәннең ут сүндерүчеләре үз һөнәрләре турында сөйли

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

28 октябрьдә Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге “Гнездышко” социаль приютында тәрбияләнүчеләр һәм Яшел Үзәннең 3 нче номерлы гимназия укучылары өчен янгынга каршы федераль хезмәтнең 8 нче отряд вәкилләре белән очрашу үткәрде.

Өлкән инспектор һәм эчке хезмәт майоры Резеда Йосыпова янгын сүндерү бүлеге музее буенча экскурсия үткәрде һәм янгын сүндерүче һөнәре барлыкка килү тарихы белән таныштырды.

Аерым игътибар балаларның сорауларына һәм янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә бирелде. Укучылар янгын хезмәте машинасына утырып карады, янгын сүндерүчеләрнең төрле чор экипировкаларына бәя бирү, нормативлар үтәү өчен күнекмәләр мәйданчыгында йөрделәр.

Очрашу ахырында балалар автопаркны тулаем карап чыкты һәм истәлеккә фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International