28 октябрендә автоном коммерцияле булмаган «Квалификация үстерү буенча төбәк агентлыгы» оешмасының Яшел Үзән филиалында «Компьютер дизайны» программасы буенча курслар ачылды.
Укуга Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге юлламасы алган 10 кеше һәм балага 3 яшь тулганчы декрет ялындагын бер хатын-кыз кереште.
Ике ай дәвамында курс тыңлаучылар еш кулланылучы Corel Draw, Adobe Photoshop программалары белән эшләргә өйрәнәчәк.