ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Төзелештә куллану өчен бетон эшләнмәләр җитештерү буенча эшчәнлеген алып баручы "Силикат кирпеч заводы" ҖЧҖ  153 хезмәткәре алдында 4171,46 мең сумлык бурычын кайтарды.

XX нче гасырның 30 нчы елларындагы сәяси репрессияләр чоры илебез елъязмасының фаҗигале сәхифәсе. Һәр кешенең биографиясендәге кыска юллар артында – аның фамилиясе, авыр язмышы, гаиләсенең күз яшьләре, чәлпәрәмә килгән хыяллары һәм өметләре.

Әлмәт муниципаль районындагы "Кайгырту" үзәгенең гаилә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм бүлегендә хезмәт күрсәтелүче балигъ булмаганнар өчен Г. Тукай исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә  саламнан аппликация эшләү буенча мастер-класс узды.

Бүген, 31 октябрьдә, Россиядә Сурдотәрҗемәче көне билгеләп үтелә. Бәйрәм, җәмгыятьнең игътибарын начар ишетүчеләр проблемаларына юнәлтү максатында, Бөтенроссия чукраклар җәмгыяте инициативасы белән 2003 елның гыйнварында гамәлгә куелды.

Кукмара муниципаль районындагы "Шәфкать"  мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү  үзәгендә  "Исәнме, алтын көз!"  дигән чара узды.                            

 

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Бөгелмә муниципаль районының "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр Һөнәр йортында булды.

Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә рус гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән "Борынгы чорга сәяхәт" дип исемләнгән фольклор утырмасы узды.


30
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

29 октябрь көнне Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган истәлекле чара оештырылды.

30 нчы октябрь көнне, сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көнендә, Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге социаль педагогы Ольга Бывальцева ата-аналары репрессияләнгән балалар белән балигъ булмаган балалар арасында очрашу үткәрде.

“Без төрле” дип аталган шөгыльләр курсы кысаларында Түбән Каманың "Веста" үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлназ Веселовская 8 балигъ булмаган бала өчен 9 нчы санлы социаль участокта "Әйләнә-тирәмдәге дөнья" дип исемләнгән дәрес үткәрде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International