31 октябрь көнне Минзәлә мәшгульлек үзәге, Иске Матвеевка авыл китапханәсе белән берлектә Минзәлә муниципаль районындагы "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты балалары өчен "Һөнәрләр салават күпере" исемле уртак чара үткәрде.
Балалар һөнәрләр тибын билгеләү өчен дифференциаль-диагностик сораштыруның сорауларына җавап бирде, һәр типка караган таләпләр һәм эшчәнлек төрләре турында фикер алыштылар. Һәр бала һөнәр турында буклетлар һәм профессияграмма алды. Чара һөнәрләр турында викторина белән дәвам итте. Балаларга ребуслар, кроссвордлар, һөнәрләр турында табышмаклар чишү бик ошады, шулай ук алар күргәзмәдә тәкъдим ителгән һөнәрләр, хезмәт, хезмәт кешеләре турындагы китапларны кызыксынып карадылар. Чара һөнәрләр турында мультфильм карау белән тәмамланды.