"Шәфкать" үзәге карамагындагылар һөнәри юнәлеш бирүче экскурсиядә булды

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

30 октябрьдә Кукмара муниципаль районындагы "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр  тернәкләндерү  үзәгендә  һөнәри юнәлеш бирү эше уңаеннан социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен "Россия почтасы" бүлекчәсенә экскурсия оештырылды.

Тәрбияләнүчеләр хат ташучы, элемтә операторы һөнәрләре белән танышты. Почта бүлеге мөдире корреспонденция кайда килгәнен җентекләп сөйләде. Балаларга почта бүлекчәсендә посылка һәм хатлар гына җибәрмичә, журнал-газеталарга язылуны да рәсмиләштерергә, акчалата тәрҗемәләр алырга, коммуналь хезмәтләр өчен түләргә мөмкин, дип аңлаттылар.

Балалар кызыклы экскурсия өчен почта бүлекчәсе хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International