Бүген шәфкать туташы Римма Гыйбадуллина Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йорты социаль хезмәт алучылар өчен "Сак булыгыз грипп" темасына әңгәмә үткәрде.
Ул авыруның симптомнары турында һәм гриппны профилактикалауның иң киң таралган, гади, үтемле чараларының берсе медицина битлеге булуы турында сөйләде. Битлекне һәр 2-3 сәгать саен алыштырырга кирәклекне ассызыклап утте,шулай ук, битлекне гриппны профилактикалау сыйфатында кабул итәргә кирәк дип сөйләде.
Әңгәмәдән соң интернат-йортта яшәүчеләр бик теләп шиповник чәе белән сыйланды.