Татарстанда сәяси репрессия корбаннарын искә алалар

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

30 октябрьдә Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнен билгеләп үттеләр. Әлеге истәлекле дата хөрмәтенә Казанда һәм Татарстанның барлык муниципаль районнарында матәм митинглары, чаралар һәм очрашулар узды. 

Биектау районында өлкән яшьтәге гражданнар музей хезмәткәрләре һәм "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре белән очрашты. Әңгәмәдән соң барысы бергә Җиңү паркына китте, анда чәчәкләр салдылар.

Бүгенге көндә Югары Ослан районында репрессия чоры, авыр елларны кичергән алты граждан яши. Сәяси репрессия корбаннарын искә алу һәм ихтирам итү йөзеннән, социаль яклау белгечләре районның авыл җирлекләре вәкилләре белән берлектә әлеге фаҗигале вакыйгаларның шаһитларында булдылар. Аларга азык-төлек җыелмасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Кукмара "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге социаль педагогы тернәкләнү курсы узучы балалар өчен туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырды. Чарада инвалид балалар сәяси репрессия корбаннары турында әңгәмәне тыңлады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International