2020 елга Министрлыкның төп максатлары һәм күрсәткечләре өчен онлайн-тавыш бирү башланды

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда 2020 нче елга республика министрлыкларының төп максатлары һәм бурычларын билгеләү буенча ачык онлайн-тавыш бирү башланды.

Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатлары һәм бурычларын гавами формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту проектын гамәлгә ашыру уңаеннан үткәрелә. Беренче этап барышында министрлык тармак белгечләреннән, иң мөһим юнәлешләр һәм якын арада эш индикаторларыннан тәкъдимнәр җыйды. ТР Хезмәт министрлыгы каршындагы экспертлар арасында – "Татарстан Республикасының күп балалы гаиләләре" төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Артем Кузнецов, Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе киңәшчесе Любовь Мишина, "Бөтенроссия чукраклар җәмгыяте" Бөтенроссия инвалидлар иҗтимагый оешмасының Татар республика бүлеге рәисе Венера Гаулстон, республика инвалидлар җәмгыяте рәисе Рифат Ганибаев, Казан дәүләт медицина университетының Социаль эш факультеты деканы, икътисад теориясе һәм социаль эш кафедрасы мөдире Маргарита Максимова һәм башкалар катнашты.

24 октябрьдә узган Иҗтимагый совет утырышында киләсе елга төп максатлар һәм бурычлар буенча 16 тәкъдим каралды. Аларның иң өстенлекле якларын тавыш бирү ярдәмендә татарстанлылар билгеләячәк.

Тавыш бирү өчен,  ведомствоның рәсми сайтына керү дә җитә mtsz.tatarstan.ru һәм сайтның төп битендә окошку буенча узарга кирәк.

Иң күп тавыш җыйган тәкъдимнәр Министрлыкның Иҗтимагый советы карамагына кертеләчәк. Нәтиҗәдә 2020 елга биштән җидегә хәтле өстенлекле максат билгеләнәчәк.

Тавыш бирү тәмамланганнан соң проектны гамәлгә ашыру дәвам итә. Республика халкының куелган максатлар һәм бурычларга ирешүне контрольдә тоту мөмкинлеге булачак. Аларны тормышка ашыру һәм расланган индикаторларның йомгаклау үтәлеше буенча мәҗбүри хисап бирү каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International