ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2019 ел
җомга

"Интерскол-Алабуга" АҖ (Алабуга муниципаль районы) 65 хезмәткәре алдында гомуми суммасы 4 991,0 мең сум бурычын кайтарды.

"Тигез булу хокукы" программасын тормышка ашыру кысаларында Дәрвишләр акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йорты "Мин әйтәм!" проекты буенча грант отты. Проектның максаты - ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган һәм балалар интернат-йортларында тәрбияләнүче балаларда альтернатив һәм өстәмә коммуникацияләр чараларын кулланып коммуникатив күнекмәләр формалаштыру.


26
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

18 нче декабрь көнне Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 2020 нче елга инвалидларны һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен резервланган эш урыннары  квотасы буенча киңәшмә узды.

"Россия Федерациясендә халыкның финанс грамоталылыгын арттыруга һәм финанс белемен үстерүгә ярдәм итү" федераль проекты уңаеннан Аксубай районының "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты хезмәткәрләре 18-75 яшьлек барлык төркемнәр өчен финанс грамоталылыгы буенча электрон белем бирү курсы үттеләр.

24 нче декабрь көнне Казанның "Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшь үсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Минем гаиләм - иң мөһиме" республика конкурсының финалы булып узды. Конкурс гаилә кыйммәтләрен пропагандалый. Әлеге чара нык гаилә, инвалид бала белән гаиләнең берләшүе, гаилә иҗаты үрнәген күрсәтте.

Быел Зәй бала тудыру йортында 149 сабый дөньяга килгән. Яңа гына туган сабыйларга  Яңа ел бүләге тапшырылды.

24 - 25 декабрь көнне  Зәйнең "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында "Яңа ел чыршысы янында кышкы әкият" дип исемләнгән социаль-анимацион чара үткәрелде.

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан балалар Кыш Бабайга бүләк сорап хат яза. Түбән Каманың "Веста" үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 27 бала кышкы тылсымчыга үз теләкләрен юлладылар.

Югары Ослан районы "Өмет утравы" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре авыл җирлекләре башлыклары, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия секретаре Озода Коландарова, шулай ук газ хезмәтендә эшләүчеләр белән берлектә Куралово, Макыл авыл җирлекләрендә ведомствоара рейд үткәрделәр.

Балалар өчен төп Яңа ел чарасы Мәскәүнең Кремль сараенда узды. Илнең төп чыршы бәйрәмендә катнашу өчен Татарстаннан йөздән артык бала килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International