ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү   үзәгендә 25 декабрьдә "Инициаторы твоего детства"  иҗтимагый оешмасы волонтерлары "Дөнья илләре буйлап сәяхәт" дип исемләнгән күңел ачу чарасы үткәрделәр, анда 34 реабилитант һәм 12 ата-ана катнашты.

Буа муниципаль районында «Тылсым шакый ишеккә " дигән акция старт алды. Әлеге чарада "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре район мәдәният йорты белән берлектә катнашты.

25 нче декабрь Энергетиклар көне уңаеннан Әгерҗенең “Наз" балалар һәм яшүсмерләр социаль “Наз” приютында тәрбияләнүчеләр  хезмәт инструкторы  Егоров Александр җитәкчелегендә  Әгерҗе районы электр челтәре хезмәткәрләрендә кунакта булды.

Шушы көнншрдә автоном коммерцияле булмаган "Квалификация үстерү буенча төбәк агентлыгы" оешмасының Яшел Үзән филиалында "Бухгалтер" программасы буенча курслар ачылды.


25
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Яр Чаллыда "Россия эше" пилот кадрлар үзәген ачу тантанасы булды. Чарада Хезмәт һәм мәшгульлек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Денис Васильев, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, министр урынбасары Клара Таҗетдинова, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм үзәк директоры Татьяна Быданова катнашты.

Юл-транспорт һәлакәтен кисәтүдә балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен аңлату, урамнарда һәм юлларда  үз-үзеңне тәртипле тоту күнекмәләренә өйрәтү  эше мөһим роль уйный. Балалар еш кына автомобиль һәм юл куркынычын аңламыйлар. Нәкъ менә шуңа күрә Арча районының "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Күңелле светофор" дигән күңел ачу чарасы үткәрелде.

 

Югары Ослан муниципаль районының “Өмет утравы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, мәгариф бүлеге, “Бәхет территориясе” иҗади киңлек коллективы белән берлектә, шулай ук битараф булмаган кешеләр ярдәмендә, социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен хәйрия чыршысы оештырдылар.

Яшүсмерләр арасында девиант күренешне кисәтү максатыннан Яр Чаллы шәһәре “Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре даими рәвештә шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләрендә балигъ булмаган балалар һәм аларның ата-аналары белән күчмә дәресләр уздыра.

Алабуганың картлар һәм инвалидлар  интернат-йортында уенчыклар ясау буенча "Тылсымчылар мәктәбе" дигән мастер-класс узды. Чарада балалар йортында тәрбияләнүчеләр дә катнашты.

Яңа ел бәйрәме якынлаша. Күпләр өчен бу фейерверклар,  гирляндалар чоры. Бәйрәм кәефе, бәйрәм атрибутлары барыбер дә потенциаль куркыныч тудыра, чөнки аларны дөрес кулланмаганда төрле җәрәхәтләр алырга яки янгын корбаны булырга мөмкин. Бу хакта социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга республиканың социаль хезмәткәрләре искәртә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International