Югары Ослан районында күп балалы гаиләләрнең торак-көнкүреш шартларын тикшерделәр

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Югары Ослан районы "Өмет утравы" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре авыл җирлекләре башлыклары, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия секретаре Озода Коландарова, шулай ук газ хезмәтендә эшләүчеләр белән берлектә Куралово, Макыл авыл җирлекләрендә ведомствоара рейд үткәрделәр.

Рейд барышында күп балалы һәм социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрнең торак-көнкүреш шартлары тикшерелде. Ата-аналар белән көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү буенча инструктажлар үткәрелде, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм янгын яки башка гадәттән тыш хәл очрагында шалтыратырга тиешле ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерлары язылган белешмәлек тапшырылды.

Тикшерү барышында йорт хуҗалыкларында газ һәм электр җиһазларының техник торышына зур игътибар бирелде, шулай ук гаиләләр яши торган урыннарда янгын  турында хәбәр бирүче автоном җайланмаларның эшкә яраклылыгы тикшерелде. Газ приборларыннан куркынычсыз файдалануны тәэмин итү буенча белешмәлекләр таратылды.

Әлеге авыл җирлекләре территориясендә ведомствода исәптә торучы 8 гаилә, инвалид бала тәрбияләүче 2 гаилә, күп балалы 10 гаилә һәм социаль куркыныч хәлдәге 3 гаилә яши.

Йортларны карап-тикшереп чыгу нәтиҗәсендә 3 хуҗалыкта янгын белдерүче җайланмаларда батареяләр алыштырылды. Калган гаиләләрдә кагыйдә бозулар ачыкланмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International