26 нчы декабрь көнне Әгерҗе районы “Наз" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр, тәрбияче Надежда Шишкина җитәкчелегендә Красный Бор янгын сүндерү командасының постта тору урынына барды. Алар сәяхәтне “Мин коткаручы булып барам - мине өйрәтсеннәр генә” исеме белән атадылар.
Яңа ел алдыннан Казанның "Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге карамагындагы балаларга кунакка Кыш бабай килде. Яңа ел тамашасының финалында ул әкият геройлары белән бергә залдагыларны котлады һәм балаларга татлы бүләкләр тапшырды.
26 декабрьдә Баулы муниципаль районында "Гаилә" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен чүлмәкче эше буенча мастер-класс оештырылды. Дәреснең максаты - борынгы һөнәр турында күзаллау формалаштыру.
26 нчы декабрь көнне Әгерҗе муниципаль районы “Наз" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр, социаль педагог Ганеева Регина җитәкчелегендә Бөтендөнья "Йөрәкләрне җылытып" акциясендә катнаштылар.
Яңа елны каршыларга санаулы гына көннәр калып бара. Бу исә театр, концерт залларында балалар өчен кыш бабай, кар кызы катнашында берсеннән-берсе кызыклы чаралар уза дигән сүз.
25 декабрьдә Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортына һәрвакыттагыча ТР Дәүләт Советы депутаты Сыровацкий Михаил Федоровичның ярдәмчеләре – Сафина Юлия Николаевна һәм Нәҗметдинов Рүзәл Равилевич килде.
Яңа ел алдыннан Баулы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр өчен бәйрәм чыршысы янында Яңа ел тамашасы узды.
"Демография" милли проекты уңаеннаен республикада “Өлкән буын гражданнарына системалы ярдәм күрсәтү һәм тормыш сыйфатын күтәрү программасын эшләү һәм тормышка ашыру” дигән региональ проект тормышка ашырыла.
Күптән түгел генә Дәрвишләр акылга зәгыйфь балалар интернат-йортында тәрбияләнүче Илдар Гайфуллин "Могҗизалар иле" волонтерлар төркеме оештырган бәйрәм кичәсендә катнашты.
Аксубай муниципаль районындагы "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Имин каникуллар" дигән танып-белү чарасы узды. ЮХИДИ инспекторлары Гөлфия Гыймалтдинова һәм Илшат Сибагатуллин балаларга юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерде.