ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.
Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Түбәндәге предприятиеләрдә хезмәт хакы буенча бурычлар түләнде:
- "Интерскол-Алабуга" АҖ (Алабуга муниципаль районы) 65 хезмәткәре алдында гомуми суммасы 4 991,0 мең сум бурычын кайтарды.
- "Валстрой" ҖЧҖ (Казан) 1 хезмәткәре алдында 295,0 мең сумлык әҗәтен түләде.
- Шулай ук "Казан синтетик каучук заводы" ААҖдә 569 хезмәткәргә 3 410,0 мең сум хезмәт хакы буенча бурыч кайтарылды.