"Тигез булу хокукы" программасын тормышка ашыру кысаларында Дәрвишләр акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йорты "Мин әйтәм!" проекты буенча грант отты. Проектның максаты - ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган һәм балалар интернат-йортларында тәрбияләнүче балаларда альтернатив һәм өстәмә коммуникацияләр чараларын кулланып коммуникатив күнекмәләр формалаштыру.
Көн саен балалар белән "Говоруши" кабинетында дәресләр алып барыла. Алар индивидуаль формада да, төркемнәрдә дә уза.
Уен формасында узучы дәресләрдә барлык гамәлләр дә балалар үзләре тарафыннан төзелә һәм алар бер-берсе белән мөмкин булган дәрәҗәдә ярдәмләшеп төзелгән. Мондый уен формасы баланың кызыксынуына ярдәм итә. Карточкалар, уенчыклар һәм башка үтемле материал куллану шулай ук балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен дәресләр кызыклы һәм нәтиҗәле узарга мөмкинлек бирә.