"Здравушка"да гаилә кыйммәтләренә багышланган бәйге

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

24 нче декабрь көнне Казанның "Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшь үсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Минем гаиләм - иң мөһиме" республика конкурсының финалы булып узды. Конкурс гаилә кыйммәтләрен пропагандалый. Әлеге чара нык гаилә, инвалид бала белән гаиләнең берләшүе, гаилә иҗаты үрнәген күрсәтте.

Финалга ун катнашучы үтте: Галиев Мурат (Казан шәһәре), Степанов Руслан (Кукмара шәһәре), Максимовлар Гаиләсе (Аксубай районы), Кульков Никита (Яшел Үзән шәһәре), Атаманова София (Бөгелмә шәһәре), Емекова Эльза (Казан), Ивлев Рудольф (Казан), Мөхәммәдова Әминә (Казан), Анисимова Ольга һәм Ковкова Ангелина (Казан).

Гаиләләр чыгыш ясады, кунакларны актив тормыш позициясе белән рухландырдылар. Тормышка мәхәббәт күрсәттеләр, үзләренең мавыгуларын, гаиләләренә хезмәт итүләрен күрсәттеләр.

Чыгышларны мәртәбәле жюри әгъзалары бәяләде. Жюри дүрт лидерны сайлады. Җиңүчеләр: Максимовлар гаиләсе, Емекова Эльза, Мухамедова Әминә һәм Ковкова Ангелина. Барлык катнашучылар һәм җиңүчеләр конкурсны оештыручыдан дипломнар һәм бүләкләр алды. Проект турында фильм төзеләчәк. Фильмда конкурста катнашучылар һәм аларның гаиләләре турында бәян ителәчәк..

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International