Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан балалар Кыш Бабайга бүләк сорап хат яза. Түбән Каманың "Веста" үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 27 бала кышкы тылсымчыга үз теләкләрен юлладылар.
Барлык хатлар да "Лента" сәүдә комплексында Яңа ел чыршысында урнаштырылган иде. Сәүдә комплексына килүчеләр Кыш бабай ролендә балаларның теләкләрен үтәделәр, аларга тимераяк, чаналар, курчаклар, робот, радио белән идарә ителә торган машина гоммән, нәниләр үз хатларында сораган барлык әйберләрне да бүләк иттеләр.
Залда утыручыларга үзәк хезмәткәрләре башкарган тамаша да ошады. Балалар янына кунака киләсе елның символлары – тычканнар, песи Леопольд, эт Барбос, Кар Кызы һәм Кыш бабай килде. Алар балалар белән төрле уеннар уйнады, әйлән-бәйлән йөрделәр, Яңа ел җырлары башкардылар.
Вакыт бик күңелле һәм сизелмичә дә үтеп китте. Әти-әниләр һәм балалар персонажларга кызыклы тамаша өчен, ә Кыш Бабайга Яңа Ел теләкләрен тормышка ашырганнары өчен рәхмәт белдерделәр.
Яңа ел - барыбызның да яраткан бәйрәме. Бигрәк тә аның килүен балалар көтә. "Әни+бәби" клубы кысаларында Түбән Каманың "Веста" үзәге белгече Гүзәл Галиуллина "Балкыш" социаль приютында ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында "Яңа ел уенчыгы" дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максат: катнашучыларның иҗади активлыгы өчен кирәкле шартлар тудыру, бәйрәм, тылсым, Яңа ел атмосферасы тудыру.
Хәзерге дөньяда кибет киштәләрендә Яңа елга күп төрле, матур һәм якты товарлар сатыла. Әмма приют балалары Яңа ел чыршысын бизәү өчен үз куллары белән чыршы уенчыклары ясарга булды. Балалар бик теләп иҗат атмосферасында йолдызчык рәвешендәге уенчык, кемдер түгәрәк рәвешендә шар ясады, ә кемнеңдер кечкенә генә чыршы рәвешендәге уенчык килеп чыкты. Уенчыклар ясалып беткәч, балалар аларны бүлмәдәге чыршыга элделәр.
Балалар иҗади процесстан бик күп шатлыклы хис-кичерешләр алдылар.