"Шатлык" үзәгендә Яңа ел бәйрәме узды

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

24 - 25 декабрь көнне  Зәйнең "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында "Яңа ел чыршысы янында кышкы әкият" дип исемләнгән социаль-анимацион чара үткәрелде.

Чараның төп максаты һәм бурычлары булачак бәйрәмгә карата кызыксыну формалаштыру, Яңа ел кәефе тудыру, балаларны  музыка, бию, шигырь номерларын сәнгатле итеп башкарырга өйрәтү булды.

Бәйрәмгә традицион персонажлар "кунакка" килделәр. Балалар янына матур киемнәрдә  Кыш Бабай һәм сылу Кар Кызы керде. Гүзәл  чыршы утларын  кабызды һәм искиткеч Яңа ел бәйрәме башланды.

 Балалар һәм әкият геройлары чыршының төрле төсле утлары астында күңел ачтылар: җырладылар, биеделәр, шигырьләр укыдылар, күңелле уеннарда катнаштылар - барысы да, хәтта өлкәннәр дә, үзләрен мохҗиза илендә итеп хис иттеләр.

Бәйрәм ахырында Кыш Бабай белән Кар Кызы кунакларны Яңа ел белән котлады һәм чәй өстәле артына чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International