Яшел Үзән мәшгульлек үзәге инвалидларны эшкә урнаштыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

18 нче декабрь көнне Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 2020 нче елга инвалидларны һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен резервланган эш урыннары  квотасы буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә 22 оешма катнашты, аларга эш урыннары квоталаштыру законы хакында аңлатма бирелде, документларны рәсмиләштерү тәртибе, инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары квоталаштыру законы бозылган очракта җаваплылык турында мәгълүмат җиткерелде.

Киңәшмәдә катнашучыларга инвалид гражданнарның резюмелар банкы белән танышырга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International