Балалар өчен төп Яңа ел чарасы Мәскәүнең Кремль сараенда узды. Илнең төп чыршы бәйрәмендә катнашу өчен Татарстаннан йөздән артык бала килде.
Чүпрәле районының "Җылы йорт" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында һәм Минзәлә районының "Тургай" приютында тәрбияләнүчеләр дә Яңа ел тамашасында күңел ачты.