"Хыял" социаль приюты хезмәткәрләре финанс белемнәрен күтәрде

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

"Россия Федерациясендә халыкның финанс грамоталылыгын арттыруга һәм финанс белемен үстерүгә ярдәм итү" федераль проекты уңаеннан Аксубай районының "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты хезмәткәрләре 18-75 яшьлек барлык төркемнәр өчен финанс грамоталылыгы буенча электрон белем бирү курсы үттеләр.

Белем бирү курсы Татарстан Республикасы халкының шәхси финанслар белән нәтиҗәле идарә итү һәм шәхси финанс иминлеге өчен җавап бирүче позициядә кызыксынуын формалаштыруга, бюджет алып бару өлкәсендә карарлар кабул итү күнекмәләрен үстерүгә һәм финанс тәртибен җаваплы саклауга юнәлдерелгән. Нәтиҗәләр буенча тыңлаучылар курс узу турында сертификат алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International