Быел Зәй бала тудыру йортында 149 сабый дөньяга килгән. Яңа гына туган сабыйларга Яңа ел бүләге тапшырылды.
23 декабрьдә бала тудыру йортында Артемий һәм Малик исемле балалар дөньяга килде. Бәхетле әниләр инде өйләренә әзерләнә. Аларга Яңа елга "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгеннән бүләк алу көтелмәгән хәл булды. Бүләкләр гади генә түгел, ә "Үзем эшли алам" проекты уңаеннан кулдан әзерләнгән.
Яңа туган балалар янына Кыш Бабай белән Кар Кызы махсус киемнәрдә керде. Алар яшь әниләргә сабыйлар өчен кирәкле әйберләрдән торган бүләк тапшырдылар. Әниләр шундый көтелмәгән игътибардан бик канәгать калдылар.