ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

15 гыйнварда Кукмара районындагы “Шәфкать” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү  үзәгенә  йөрүчеләр өчен балалар китапханәсе белән берлектә "Яхшылык илендә маҗаралар"дип исемләнгән уен программасы оештырылды.


15
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Социаль челтәрләрдә республика приютларының берсендә тәрбияләнүчеләр учреждение хезмәткәренең үз-үзләрен тиешенчә тотмавы турында бәян итүче видеоматериаллар урнаштырылу сәбәпле, приют администрациясе РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенең структур бүлекчәсе адресына тиешле процессуаль чара күрүне сорап мөрәҗәгать итте.

2020 елның 15 гыйнварына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 10 586 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына (2019 елның 25 декабренә) караганда 189 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,52 % тәшкил итә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яшел Үзәндә рәсми рәвештә теркәлгән 535 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 42 кешегә кимрәк.

Бүген Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Укыту-методик үзәгендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау: 2019 ел нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар» дигән йомгаклау коллегиясе утырышы узды.

Бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясе утырышында министр Эльмира Зарипова Татарстан Республикасында хезмәт базарындагы вәзгыять турында сөйләде.

2019 елда озак вакыт карау системасы 7 пилот территориядә;(Арча, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Түбән Кама, Балык Бистәсе районнары, Яр Чаллы шәһәрендә кертелде. Моның өчен социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә 218 хезмәткәр һәм сәламәтлек саклау системасының 140 хезмәткәре укытылды.

Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында хезмәт хакы күләме буенча алдынгы позициядә тора. 2019 елның гыйнвар-октябрь айларында уртача хезмәт хакы, 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 5,9 % ка артты һәм 36 357 сум тәшкил итте.

«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» Федераль проекты уңаеннан 2019 елда пенсия алды яшендәге 4,7 меңнән артык граждан белем алды. Бу билгеләнгән күрсәткечтән 3,5 тапкырга күбрәк. Шул ук вакытта уку  узганнарның барысы да үз эшләрен саклап калды яки эшкә урнашты.

2019 елда Федераль бюджет акчасына Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре өчен автотранспорт сатып алынды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International