"Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә балалар өчен уен программасы оештырылды

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

15 гыйнварда Кукмара районындагы “Шәфкать” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү  үзәгенә  йөрүчеләр өчен балалар китапханәсе белән берлектә "Яхшылык илендә маҗаралар"дип исемләнгән уен программасы оештырылды.

Чара башында китапханәче балаларга игелек һәм әдәплек турында сөйләде. Аннан соң барысы да гадәти булмаган илгә - яхшылык иленә "кузгалды". Анда балалар сәламләү сүзләрен искә төшерде, шулай ук төрле илләрдәге кешеләрнең бер-берсен ничек сәламләве турында белде, яраткан әкият персонажларын искә төшерделәр ("Крошечка-Хаврошечка", "Теремок", "Цветик-семицветик" һ.б.). Балалар "Мәкаль һәм әйтемнәрне дәвам ит" дигән уен уйнады, яхшылык, тәрбия һәм әдәплелек турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.

Балалар яхшылык турында мисал тыңладылар, "Нәрсә ул игелек" клипын, "Игелек дәресләре" мультфильмын карадылар.

Чара "Яхшылык тәрбияләүче китаплар" дигән китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International